Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең өченче сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлеләр иленә сәяхәт” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучы Хәсәнова Г.Ә. укучыларны игелекле, мәрхәмәтле, яхшы күңелле булу серләренә өйрәтте. Шәфкатьлелек турындагы мәкальләр искә төшерелде.