Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 23 сентябрь көнне “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Чарада сәламәт булып үсү өчен саф һавада күбрәк йөрергә, спорт белән актив шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды. Зарарлы гадәтләргә өйрәнмәскә, дөрес тукланырга, көндәлек режимны сакларга кирәклеге киңәш ителде. Бу дәрестә укучылар сәламәтлекнең төп нигезләрен өйрәнделәр.
Ул балаларга гриппка каршы прививка ясарга керде. Рәмзия апалары балалар белән "Грипптан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә үткәрде, шулайук ниөчен прививкадан курыкмаска кирәклеген аңлатты ,балалар прививканы үзләренең сәламәтлекләре өчен кирәк икәнлеген аңладылар.
22 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Татарстан талантлары” республика фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Бу фестивальдә Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Галимов Д . һәм 4нче сыйныф укучысы Галлямов М. “Татарстан халыклары җырлары” номинациясендә катнаштылар. Шулай ук укучылар үзләренең фотоларын һәм рәсемнәрен тапшырдылар.
2016 елның 20 сентябрь көнне, Халыкара хәйриячелек көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ гаиләдән булган балаларга спорт киемнәре һәм мәктәп кирәк-яраклары алып тапшырдылар.
Библиотекарь Фатихова Е.Г. рассказала детям историю возникновения библиотек и книг. Познакомила с детской библиотекой и правилами ее пользования. Затем прозвучали вопросы игры «Отгадай сказку» из любимых произведений. Все ребята были записаны читателями нашей библиотеки и взяли книги на дом.
Анда Теләче районыннан да ветераннарыбыз - җырчылар Нурания апа Гильметдинова, Гыйлван абый Фатхуллин, Фирая апа Имамиева, “Сударушка” рус халык ансамбле катнашты.
Туган як табигатен, аның матурлыгын, байлыгын күрә, аңлый белү, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү уңаеннан 22 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Туган ягым табигате” темасына викторина үткәрелде.
Әлеге фестивальдә Шармыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашып кайтты.
Безнең балалар бакчасында балаларга ботен мөмкинлекләр дә бар,алар шатланып торле профессия кешеләре булып уйныйлар.Мәктәпкәчә яшьтә үк инде балалар үзләренең кем булачаклары турында хыялланалар.Бу хыял баланың чынлап торып узенең булачак эше турында уйлануын аңлатмый әле, күбрәк бу хисне балада аерым бер профессия кешеләре уята.Балага бөтен профессиягә дә кызыксыну уяту зарур, кешене җәмгыятьтәге урын бизәми,ә бөтенләй киресенчә икәнен аңлатырга кирәк.Безнең тирә-ягыбыздагы бөтен әйберләр,предметлар төрле профессия кешеләре тарафыннан эшләнгән .Балага әнисе тарафыннан бирелгән ризык-болай гына килмәгән,ә торле пофессия кешеләренең хезмәте нәтиҗәсе.