Безнең балалар бакчасында балаларга ботен мөмкинлекләр дә бар,алар шатланып торле профессия кешеләре булып уйныйлар.Мәктәпкәчә яшьтә үк инде балалар үзләренең кем булачаклары турында хыялланалар.Бу хыял баланың чынлап торып узенең булачак эше турында уйлануын аңлатмый әле, күбрәк бу хисне балада аерым бер профессия кешеләре уята.Балага бөтен профессиягә дә кызыксыну уяту зарур, кешене җәмгыятьтәге урын бизәми,ә бөтенләй киресенчә икәнен аңлатырга кирәк.Безнең тирә-ягыбыздагы бөтен әйберләр,предметлар төрле профессия кешеләре тарафыннан эшләнгән .Балага әнисе тарафыннан бирелгән ризык-болай гына килмәгән,ә торле пофессия кешеләренең хезмәте нәтиҗәсе.