24 нче сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары “Кросс Наций -2016” ярышында катнаштылар. Бу массакүләм чарада мәктәп яшендәге балалар да, оешма предприятия эшчеләре дә активлык күрсәттеләр.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бакча һәм мәктәп тирәсен чүп-чардан арындыру, бәрәңге һәм яшелчәләр алу буенча зур эш башкарылды. Көн матур, бар тарафтан көз сулышы бөркелә. Шуңа да укучылар һәм укытучылар саф һавада теләп эшләделәр. Күмәк көч белән җыелган чүп-чар, чәчәк чүпләре җыелды. Укучылар мәктәп янында үскән яшелчәләрне җыйнадылар,бакчаны тәртипкә китерделәр. Мәктәп тирәсе балаларның шат авазыннан яңгырап торды, ә бакчабыз кышка әзерләнде.
Әвәләү сынлы сәнгатьнең бер өлеше. Балалар аның ярдәмендә әйләнә-тирә дөньяны чынбарлыктагы кебек кабул итә, хис-кичерешләрен тулаем ача. Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән тәрбияче картонга пластилин белән миләш тәлгәшләре ясады. Әвәләү шөгылендә балаларның кул чуклары ныгый, төрле күнекмәләр ясала. Балалар үзләренең эшеннән бик канәгать, алар матурлыкны күз белән күрергә,кул белән тоярга тиеш.
22 нче сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы унберенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды:
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла, шулай ук аерым тәрбиячеләр югары квалификацион категорияле тәрбияче Галиахметова З.А. авторлык программасы белән эшлиләр.
Әлеге җыелышта социаль хезмәткәрләргә һәм авыл җирлеге фельдшерларына гражданнар белән социаль хезмәтләрне арттыру буенча аңлату эшләре алып барырга кирәклеген сөйләштеләр. Җыелышка Пенсия фонды җитәкчесе Мугтасимов Марат Мазитович, Теләче район хастәханәсе җитәкчесе урынбасары Тухбиева Эльвира Асхатовна һәм 33 нче номерлы Район үзәк аптекасының мөдире Миннебаева Ләйлә Фәритовна да чакырулы иделәр. Алар да әлеге темага кагылышлы сораулар буенча әңгәмә алып бардылар.
Шулай ук, әлеге җыелыш барышында исәптә торган гражданнарның ягу сезонына әзерлекләре турында да, Өлкәннәр көнен үткәрү буенча да, “Моя газета” дип исемләнгән газетага язылу кирәклеге турында да сүз алып барылды, һәм 2016 елның үткән айларына да нәтиҗә ясалды .
Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла ала. Шушы уңайдан бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында тәрбияви әһәмияткә ия булган курчак театры булып узды.Балалар Саша исемле малай һәм пожар сүндеруче белән пожар булдырмый калу турында кагыйдәләрне кабатлап уттеләр.
1А сыйныфы укучыларының район балалар китапханәсендәге китаплар белән очрашуы әнә шундый девиз астында үтте. Китапханә хезмәткәрләре кызыклы уен формасында балаларга библиотека китапларыннан файдалану кагыйдәләрен аңлаттылар.Ахырдан балалар зур канәгатьлек белән үзләренә китаплар сайладылар.Аларга бу экскурсия бик ошады.
20 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары чакырылды. Җыелышның төп темасы имтиханнарга әзерлек мәсьәләсе булды. Анда мәҗбүри һәм сайлап алу имтиханнарын тапшырганда кирәкле әсбаплар, имтихан нинди өлешләрдән тора, аның кыелыклары һәм башка үзенчәлекләре турында фән укытучылары тәфсилләп сөйләде. Шулай ук яктылык кайтаручы беләзекләр булдыру, юл йөрү һәм интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сүз барды. Чыгарылыш сыйныф ата-аналары мондый җыелышлар ешрак оештырылу кирәклеген турында фикерләрен белдерделәр.