Теләче муниципаль район Советының чираттагы унберенче утырышы узды.

2016 елның 23 сентябре, җомга
  1. нче сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы унберенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды:

 

“Яңа редакциядә “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы”муниципаль берәмлеге Уставы турында” Теләче муниципаль район Советы карар проекты турында.

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2016-2021 нче елларга һәм 2030 нчы ел план чорына кадәр социаль – икътисади үсеш Стратегиясен раслау турындаһәм башкалар.

        

         Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицияләр белән эшләү буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә., Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р.,. –лар чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International