Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла, шулай ук аерым тәрбиячеләр югары квалификацион категорияле тәрбияче Галиахметова З.А. авторлык программасы белән эшлиләр.
Үзләренең эш тәжрибәләре белән уртаклашу һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшне камилләштерү өчен, балалар бакчасында ел саен ачык шөгыльләр уздырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасының тәрбиячеләре төрле уеннар, җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән тулыландырылган шөгыльләр күрсәттеләр. Шөгыльләрне карарга ГКУ “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ”ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. килгән иде.Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә,автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.