Әлеге җыелышта социаль хезмәткәрләргә һәм авыл җирлеге фельдшерларына гражданнар белән социаль хезмәтләрне арттыру буенча аңлату эшләре алып барырга кирәклеген сөйләштеләр. Җыелышка Пенсия фонды җитәкчесе Мугтасимов Марат Мазитович, Теләче район хастәханәсе җитәкчесе урынбасары Тухбиева Эльвира Асхатовна һәм 33 нче номерлы Район үзәк аптекасының мөдире Миннебаева Ләйлә Фәритовна да чакырулы иделәр. Алар да әлеге темага кагылышлы сораулар буенча әңгәмә алып бардылар.
Шулай ук, әлеге җыелыш барышында исәптә торган гражданнарның ягу сезонына әзерлекләре турында да, Өлкәннәр көнен үткәрү буенча да, “Моя газета” дип исемләнгән газетага язылу кирәклеге турында да сүз алып барылды, һәм 2016 елның үткән айларына да нәтиҗә ясалды .