Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бакча һәм мәктәп тирәсен чүп-чардан арындыру, бәрәңге һәм яшелчәләр алу буенча зур эш башкарылды. Көн матур, бар тарафтан көз сулышы бөркелә. Шуңа да укучылар һәм укытучылар саф һавада теләп эшләделәр. Күмәк көч белән җыелган чүп-чар, чәчәк чүпләре җыелды. Укучылар мәктәп янында үскән яшелчәләрне җыйнадылар,бакчаны тәртипкә китерделәр. Мәктәп тирәсе балаларның шат авазыннан яңгырап торды, ә бакчабыз кышка әзерләнде.