ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак " фольклор коллективы "Печән өсте" күренешенә репетиция үткәрә.

Әзгә кызыгып күптән коры калма” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. 2005 елдан гамәлгә кергән Федераль закон нигезендә, аерым категория кешеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы бар. Бу – кыйммәтле дәвалау кирәк булган кешеләргә үзенә күрә дәүләт ярдәме. Авырып китсәң,755 сумга гына бер айга җитәрлек дару алып булмый. Дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып, һәркем отышлысын сайларга тиеш. Социаль пакетны сайлау өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Баландыш төп мәктәбендә Өлкәннәр  көненә  һәм  Өлкәннәр  ун-көнлегенә әзерлек башланды.   Оештыручы  Мубаракшина Ф.Г.  җитәкчелегендә укучылар яңа җырлар өйрәнәләр, сценарий язалар , әби- бабайларга кулдан эшләнгән  бүләкләр әзерлиләр. Бу матур бәйрәмне бөтен кеше түземсезлек белән көтә.

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”  тапшыру тантанасы 16 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дә уздырылды. Китапханәче  Миләүшә Назипова укытучылар белән бергә укучыларга китаплар турында сөйләде, аңлатты, аларны укырга өндәде. Дәрес презентация белән үрелеп барды, балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына  “әле генә табадан төшкән”  “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.

Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре терроризм күренешләрен булдырмау максатында профилактик чаралар уздырдылар: мәгълүмат сәгате, стена газетасы һәм плакатлар булдыру, презентация карау, "Молодёжь за культуру мира против терроризма" дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырылды.

Монда төрле язучыларның балаларны кызыксындырган темаларга язылган әсәрләре куелды.

Теләченең беренче номерлы ясле-бакчасының уртанчылар төркеме балалары  татар теле тәрбияче Сабирзянова Л.М белән бакча буйлап сәяхәткә бардылар. Бакча хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштылар, һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңладылар, бакча буйлап ориентлашырга өйрәнделәр. Музейда алар борынгы савыт-сабалар, бала бишеге, керосин лампасы, чабата кебек экспонатларны бик кызыксынып карадылар, элеккеге  вакытларда аларның нинди максатларда кулланылганын белделәр. Ә “тәмле” бүлмәдә аларны бакчабыз пешекчеләре каршы алды. Пешекчеләр балалар өчен  нинди ризыклар әзерләүләрен, ашханәдә урнашкан җиһазларны, аларның   кулланылышын,алар белән эшләгәндә  куркынычсызлык кагыйдәләрен  тәфсилләп сөйләп бирделәр. Аннан соң балалар шәфкать туташы бүлмәсенә үттеләр. Монда  балаларны бакчабыз  шәфкать туташы Гимадиева З.И  градусник, шпатель, бинт, мамык, ингалятор кебек медицина кирәк –яраклары белән таныштырды, авырмас өчен балаларга үзенең киңәшләрен бирде. Кер юа торган булмәдә нәниләр кер юа торган машинаның ничек эшләвен, бу бүлмәдә эшләүче апының хезмәтен күзәттеләр. Мондый сәяхәтләр  балаларда хезмәткә мәхәббәтәт, көнкүреш җиһазларына карата сакчыл караш  тәрбияли.

Китапханәче балаларны китап фонды белән таныштырды, китапларны ничек кулланырга кирәклеген аңлатты. Соңыннан балалар үзләренә охшаган китапларны сайлап  алдылар.

Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, ә аның  бәяләп бетергесез хәзинәсе - агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Кыскасы, урман бүләк итә торган байлыклар чиксез. 18 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Урман – безнең байлыгыбыз” исемле темага китап күргәзмәсе кеуелды.

Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп,  Казан Кремле һәм Казан федераль университеты өчен тавыш бирергә кирәк.   Безнең мәктәп коллективы да  тавыш бирүдә актив катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International