“Мәдәни көндәлек”

2016 елның 23 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”  тапшыру тантанасы 16 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дә уздырылды. Китапханәче  Миләүшә Назипова укытучылар белән бергә укучыларга китаплар турында сөйләде, аңлатты, аларны укырга өндәде. Дәрес презентация белән үрелеп барды, балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына  “әле генә табадан төшкән”  “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International