Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты һәм мәдәният йорты,китапханә территорияләренә яшь үсентеләр утырттылар. “Һәр утыртылган агач – ул тормыш символы”.
Районыбыз җитештерүчеләре бу көнне Кәрим Тинчурин урамында “Иске Шәһәр” префектурасы биләмәсендә сәүдә итте. Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре казанлыларга ашлык, ит, сөт, бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер ише яшелчәләр тәкдим итсә, авыл җирлекләреннән килгән җитештерүчеләр бакча, урман җимешләре, умарта балы, төрле кайнатмалар, тозлыклар белән сәүдә итте. Әлеге чарада Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.
21 нче сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныфында ”Чишмәләрне саклагыз!” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге чарада укучылар авылдагы чишмәләрнең күп булуы, җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында фикер алыштылар. Һәр чишмәнең тарихы белән танышып, үз моңы, үз юлы булуын белделәр. Чишмәләрне һәрвакыт сакларга, алар тирәсенә чүп-чар ташламаска кирәк!
Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре казанлыларга ашлык, ит, сөт, бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер ише яшелчәләр тәкъдим итсә, авыл җирлекләреннән килгән җитештерүчеләр бакча, урман җимешләре, умарта балы, төрле кайнатмалар, тозлыклар белән сәүдә итте. 1 октябрь – Өлкәннәр көне якынлашканда күрсәтелгән әлегедәй кадер-хөрмәткә өлкәннәребез аеруча рәхмәтле булып калды.
Мәгълүм булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк. Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр дә тавыш бирүдә актив катнашты. Казаныбыз өчен тавыш бирүдә барыбыз да актив катнашыйк!
21 дән 22 сентябрьгә хәтле ТР Лениногорский муниципаль районы ҖЧҖ «Лениногорская»Агрофирмасы»нда Республика күләм сукачылар конкурсы – туфрак эшкәртү осталыгы ярышы уткәрелә. Конкурс санап киткән максат белән уткәрелә:
С этой целью работники культуры села Ачи провели ряд мероприятий, направленных на привлечение молодежи к участию в противодействии терроризму. Это час информации, на которых работники культуры разъяснили сущность терроризма и его общественную опасность, презентации, стенгазеты, плакаты антитеррористической направленности.Был проведен конкурс рисунка " Молодёжь за культуру мира против терроризма". С особой активностью и чувством сопричастности к глобальной проблеме современного мира ребята подошли к оформлению рисунков. Лучшие работы были отмечены небольшими подарками.
Дәрес барышында укучылар изгелек төшенчәсе турында фикер алыштылар, изге сүзләрдән торган чәчәк төзеделәр.
2016 нчы елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә “Балага китап бүләк ит!” Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирелгән иде. Битараф булмаган һәр кешегә, яңа китапларга мохтаҗ булган балаларга исемлек буенча адреслы һәм файдалы бүләк ясау мөмкинлеге бирелде.
Кирәкле китапларның исемлеген урнаштырып, әлеге акциядә Теләче Үзәк балалар китапханәсе дә катнашты. Мәскәүдән иганәче Муркин З.И. безнең китапханәне дә сайлап алды һәм 15 данә китап җибәреп укучыларга зур бүләк ясады. Китаплар китапханәгә посылка белән 20 сентябрь көнне килде. Акциянең вакыты чикләнмәгән, һәм аңа теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин.