2016 нчы елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә “Балага китап бүләк ит!” Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирелгән иде. Битараф булмаган һәр кешегә, яңа китапларга мохтаҗ булган балаларга исемлек буенча адреслы һәм файдалы бүләк ясау мөмкинлеге бирелде.
Кирәкле китапларның исемлеген урнаштырып, әлеге акциядә Теләче Үзәк балалар китапханәсе дә катнашты. Мәскәүдән иганәче Муркин З.И. безнең китапханәне дә сайлап алды һәм 15 данә китап җибәреп укучыларга зур бүләк ясады. Китаплар китапханәгә посылка белән 20 сентябрь көнне килде. Акциянең вакыты чикләнмәгән, һәм аңа теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин.