В Лениногорском муниципальном районе РТ состоится Республиканский конкурс пахарей

2016 елның 23 сентябре, җомга

    21 дән 22 сентябрьгә хәтле ТР Лениногорский муниципаль районы ҖЧҖ «Лениногорская»Агрофирмасы»нда Республика күләм сукачылар конкурсы – туфрак эшкәртү осталыгы ярышы уткәрелә. Конкурс санап киткән максат белән уткәрелә:

  • авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист хөнәрен популярлаштыру;
  • механизаторларнын практик күнекмәләрен, хөнәри осталыкларын камилләштерү;
  • пропаганда өйрәнү хәм алдынгы тәҗрибәсен тарату, җир эшкәртүдә хезмәт ысулларын хәм алдынгы алымнарны куллану;
  • машиналар паркын яхшырту, кулайрак куллану;
  • Татарстан Республикасынын иң яхшы сукачы хәм иң яхшы механизаторын ачыклау.

   Авыл хуҗалыгында эшләүче, стажы булган, гамәли эш буенча тракторы белән бер елдан да ким булмаган тракторчы-машинистлар арасында ярышлар үткәрелә.

   Конкурс вакытында, вакыт буенча башкарылган эшләрнең сыйфаты бәяләнәчәк, туфрак эшкәртүдә механизаторлар бер үк класслы трактор хәм бер үк тагылган агрегат белән ярышачаклар.

   Җиңүче кыйммәтле бүләккә ия булачак хәм 2017 елда Россия чемпионатында үткәреләчәк сукачылар ярышында, Татарстан Республикасы данын яклау мөмкинлеген алачак.

   Сукачылар конкурсында безнең районнан ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгыннан  механизатор - Габдуллин Ильфат Нурмухаметович хәм баш инженер – Заляев Ильнар Фаритович катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International