ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

21 нче сентябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2,3 сыйныф укучылары өчен  “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар сәламәт яшәү рәвеше, аның элементлары турында сөйләштеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен булган  киңәшләр белән таныштылар. Ахырдан, һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш, дигән нәтиҗә ясалды.

Шул унайдан Баландыш авыл китапханэәсендә  мәдәният хезмәткәре белән берлектә башваткычлар чишү киче үткәрелде. Чарада катнашучыларның  фикерләү сәләте көчле булып кроссвордларны бик теләп һәм дөрес  чиштеләр.

2017 елда Россия Федерациясенең Үзәк Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар чыгара башлый. Банкнотларда нәрсә сурәтләнәсен Россия гражданнары сайлый. Символлар арасында башкалабыз Казан объектлары: Казан  Кремле, Казан (Идел буе) Федераль  университеты бинасы да бар.Бердәм тавыш бирү көнендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы, укучылар, әти- әниләр актив катнашты һәм Казаныбыз  өчен тавыш бирде. Без башкалабыз җиңүе яклы!

Акция  барышында Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры балалар белән берлектә обелиск  территориясен  җыештыруны оештырдылар.

Бу чараны китапханәче Хуҗиәхмәтова З. Г. оештырды. Балаларга “Ике кыз”, “Каз белән төлке”, “Бүләк кемгә?” дигән әкиятләр укылды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Аннары әкиятләрнең рәсемнәрен карадылар. Киләчәктә китапханәче балаларны китапханәгә кунакка чакырды.

Бүген, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. район укытучылары белән берлектә,Казан шәһәрендә, чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү методикасын өйрәнү буенча семинарда булып кайтты. Әлеге семинарда математикадан имтихан биремнәрен төзүче,педагогик фәннәр кандидаты Семенов Андрей Викторович катнашты. Укытучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Семинар ахырында һәр укытучыга сертификат тапшырылды.

Продолжая работу по укреплению здоровья детей, создавая условия для систематического закаливания организма воспитатели МБДОУ- Тюлячинского детского сада №2 ежедневно проводят в группах гимнастику пробуждения после дневного сна. Гимнастика пробуждения оказывает на детей положительное физическое, психическое и эмоциональное воздействие. Дети с удовольствием делают комплекс гимнастических упражнений и ходят по дорожке "здоровья". Как же здорово быть здоровыми!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International