Әкият тыңлау һәр баланың иң яраткан шөгеле. “Каенкай” ясле – бакчасында “Китапханә әкиятләр иленә чакыра” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.

2016 елның 23 сентябре, җомга

Бу чараны китапханәче Хуҗиәхмәтова З. Г. оештырды. Балаларга “Ике кыз”, “Каз белән төлке”, “Бүләк кемгә?” дигән әкиятләр укылды. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Аннары әкиятләрнең рәсемнәрен карадылар. Киләчәктә китапханәче балаларны китапханәгә кунакка чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International