Семинарда булдылар

2016 елның 23 сентябре, җомга

Бүген, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. район укытучылары белән берлектә,Казан шәһәрендә, чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү методикасын өйрәнү буенча семинарда булып кайтты. Әлеге семинарда математикадан имтихан биремнәрен төзүче,педагогик фәннәр кандидаты Семенов Андрей Викторович катнашты. Укытучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Семинар ахырында һәр укытучыга сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International