21 нче сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныфында ”Чишмәләрне саклагыз!” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге чарада укучылар авылдагы чишмәләрнең күп булуы, җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында фикер алыштылар. Һәр чишмәнең тарихы белән танышып, үз моңы, үз юлы булуын белделәр. Чишмәләрне һәрвакыт сакларга, алар тирәсенә чүп-чар ташламаска кирәк!