Казан өчен тавыш бирәбез!

2016 елның 23 сентябре, җомга

 Мәгълүм булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп,  Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк. Олы Мәтәскә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр дә тавыш бирүдә актив катнашты.  Казаныбыз өчен тавыш бирүдә барыбыз да актив катнашыйк! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International