Әзгә кызыгып күптән коры калма” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. 2005 елдан гамәлгә кергән Федераль закон нигезендә, аерым категория кешеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы бар. Бу – кыйммәтле дәвалау кирәк булган кешеләргә үзенә күрә дәүләт ярдәме. Авырып китсәң,755 сумга гына бер айга җитәрлек дару алып булмый. Дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып, һәркем отышлысын сайларга тиеш. Социаль пакетны сайлау өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.