Шул уңайдан без дә, балалар бакчасында 13 сентябрь көнне балаларны экстремизм һәм терроризм төшенчәләре белән таныштырдык. Үз-үзеңне яклау, саклау , иптәшләреңә ярдәмне ничек күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырдык.Терроризм(латинча курку,куркыныч)-җинаятьчел төркемнәрнең мәҗбүриләү,көч кулланып идарәне яулау,халыкара хәлне катлауландыру,шартлату,политик һәм экономик талау оештыру. Терроризм-кешенең кешегә,яки кешенең кешелеккә карата нәфрәте. Экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.Татарстанда экстремизм очракларын булдырмау өчен зур эшләр эшләнелә.
Авыл халкы әлеге чараны оештыручылар - Талия Зиннатуллина, Рафия Гайсинә, Сәрия Гильманова, Рәшит һәм Фәрит Юнусовларга зур рәхмәтләрен җиткерә. “Чарада шулай ук, Исмәгыйль хәзрәт, авыл имамы Рәшит хәзрәт һәм Баландыш авылы имамы Рәфит хәзрәт тә катнаштты, -дип хәбәр итте безгә Караширмә авыл клубы модире Гөлия Кадыйрова.
Иске Җөри урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Вахитова Таңсылу (Җитәкчесе Шәрәфиева Дания Рамазан кызы)Казан шәһәрендә үткәрелгән II Республика "Җиңү җыры" әдәби конкурсында 10 яшькәчә булган катнашучылар арасында «Шигырь» номинациясендә җиңүгә лаек булды. Котлыйбыз!
Шушы көннәрдә Олы Мишә урта мәктәбендә “Китапка яңа тормыш бүләк ит” акциясе башланып китте. Теләге булган һәр кеше әлеге акциядә катнаша ала. Кайбер укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз китапханәгә үзләре укып чыккан әдәби китаплар, журналларны инде алып килә башлады. Акция октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк.
Республикада баручы «Игелеклелек атнасы» кысаларында Максабаш башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныфлар өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде. Укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр.
Кеше табигатьтән башка яши алмый, табигать кешенең яшәү чыганагы. Ул безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Табигать – уртак йортыбыз” дигән темага әңгәмә оештырылды.
Чара барышында китапханәче балаларга китапка булырга тиешле мөнәсәбәтне аңлатты, шул турыда шигырь укыды. Балалар китапларны “дәваладылыр”, аларны сак тотарга вәгъдә бирделәр.
Җитәкчесе: тарих укытучысы Хәлилова Л.Р. Укучыларга II турда да уңышлар телибез.
14 нче сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Терроризм-экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында класс сәгатьләре үткәрелде. Укытучылар балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләделәр. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрэнделэр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Укытучылар балаларның сорауларына жавап бирделәр, һэм балаларга бер - береңне хөрмэт итеп яшәргә кирэклеген аңлаттылар. Укучылар террорчылык актларының мисаллары һәм шул вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.