ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

13 енче сентябрь көнне Максабаш башлангыч мәктәбе  укучылары  көзге табигатькә экскурсиягә барды. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап,  басуларны,  елгаларны, урманы  күзәтеп кайттылар балалар. Күргәннәрен, тасвирлап, сөйләп тә карадылар.  Саф һавадагы хәрәкәтле уеннар укучыларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде. Шул ук вакытта балалар  тирә-якны өйрәнү предметы буенча булган белемнәрен кабатларга да онытмадылар. Кыскасы,  бу сәяхәт файдалы да, мавыктыргыч та булды.

Шуны истә тотып бүген мәктәбебездә  сыйныф  җитәкчеләре    укучыларга  “Юл йөрү кагыйдәләре” турында яңадан сөйләделәр.   Башлангыч сыйныфлар әлеге темага карата төрле ребуслар да чиштеләр

Бүген безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасына балалар янына авыл китапханәсе мөдире Хузиахметова Земфира апалары килде. Ул үзе белән бик куп кызыклы, матур китаплар алып килгән. Балалар белән китапларга күзәтү оештырылды: алар китапларның матур рәсемнәрен карадылар, кызыклы шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар. Китапханә мөдире балаларга ничек итеп китапларны саклап тотарга кирәклеген анлатты.

Безнең Шәтке балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.

10 сентябрь көнне Свияжск шәһәрендә беренче Республика күләм «Бәрмәнчек бакчасы» — «Вербицы сад» фестиваль конкурсы булып узды. Фестивальдә Субаш авыл клубында эшләп килүче «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле дә уңышлы чыгыш ясадылар, алар дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. 

Бүген безнең балалар бакчасына Югары Кибәхуҗа фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Мубаракшина Гөлсәрия Мубәрәкҗановна килде. Ул балалар белән "Грипп һәм аннан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә алып барды. Грипп белән авырмас өчен гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бүлмәне җилләтеп торырга, витаминлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр кулланырга, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында аңлатты. Балаларның  сәламәтлеген тикшерде.  Балаларның сәламәтлеген саклау - безнең төп бурыч!

Шушы уңайдан 5 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Сәләтле йолдызчыклар” диеп аталган ачык чара булып узды. Әлеге чараның максаты булып - бакчага йөрүче балалар арасында талантлы балаларны барлау һәм аларның сәләтләрен камилләштерү өстендә эшләү тора. Әлеге чара уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемнәренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган иде. Балалар матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җыр һәм биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Һәр бала да үзенчә сәләтле, сәләтсез кешеләр,гомумән, булмый!


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Яхшылыкка көн дә урын бар. Республика күләмендә узучы “Көзге игелек атнасы”акциясендә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары  күп кенә игелекле эшләр башкарды. Көчләреннән килгәнчә килгәнчә әби-бабайларга ярдәм иттеләр. Безнең Олы Мишә балалар бакчасына да мәктәп бакчасында үскән иң тәмле алмаларын күчтәнәчкә алып килделәр. Үзләре тәрбияләнгән бакчаны, тәрбияче апаларын, нәни дусларын алар бер дә онытмыйлар. Барыбызга да бик күңелле булды. Кешеләргә яхшылык эшләү - үзеңә дә рәхәт шул.

13 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика укытучысы Низамов И.Ф. 10 сыйныфларда интеграллашкан дәрес бирде. Дәрес барышында укытучы диаграммалар төзү үзенчәлекләрен аңлатты. Бердәм дәүләт имтиханын информатика буенча сайларга теләгән укучылар өчен әлеге дәреснең әһәмияте шактый зур. Дәрес ахырында укучылар мөстәкыйль рәвештә диаграммалар төзеп үзләренең белемнәрен ныгыттылар.

Главная цель данного мероприятия – приобщение дошкольников к здоровому образу жизни, укрепление физического здоровья, развитие ловкости, выносливости, воспитание  интереса к спорту.

 В кроссе принимали  участие воспитанники старших и подготовительных  групп. Дети в начале праздника  с большим удовольствием под  веселую музыку выполнили разминку, а затем каждая возрастная  группа соревновалась в беге. Для каждого возраста была  отмечена отдельная дистанция. В  конце мероприятия победителей  наградили памятными медалями , а остальных участников поощрили сладостями. Праздник всем очень понравился, дети получили много положительных эмоций.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International