Яхшылыкка көн дә урын бар. Республика күләмендә узучы “Көзге игелек атнасы”акциясендә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары күп кенә игелекле эшләр башкарды. Көчләреннән килгәнчә килгәнчә әби-бабайларга ярдәм иттеләр. Безнең Олы Мишә балалар бакчасына да мәктәп бакчасында үскән иң тәмле алмаларын күчтәнәчкә алып килделәр. Үзләре тәрбияләнгән бакчаны, тәрбияче апаларын, нәни дусларын алар бер дә онытмыйлар. Барыбызга да бик күңелле булды. Кешеләргә яхшылык эшләү - үзеңә дә рәхәт шул.