Сәләтле балаларны кече яшьтән үк күреп, аларны үстерү гаиләнең һәм балалар бакчасының зур максаты булып тора. Һәр кешедә табигать тарафыннан күп төрле мөмкинчелеләр салынган.

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Шушы уңайдан 5 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Сәләтле йолдызчыклар” диеп аталган ачык чара булып узды. Әлеге чараның максаты булып - бакчага йөрүче балалар арасында талантлы балаларны барлау һәм аларның сәләтләрен камилләштерү өстендә эшләү тора. Әлеге чара уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемнәренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган иде. Балалар матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җыр һәм биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Һәр бала да үзенчә сәләтле, сәләтсез кешеләр,гомумән, булмый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International