13 енче сентябрь көнне Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары көзге табигатькә экскурсиягә барды. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап, басуларны, елгаларны, урманы күзәтеп кайттылар балалар. Күргәннәрен, тасвирлап, сөйләп тә карадылар. Саф һавадагы хәрәкәтле уеннар укучыларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде. Шул ук вакытта балалар тирә-якны өйрәнү предметы буенча булган белемнәрен кабатларга да онытмадылар. Кыскасы, бу сәяхәт файдалы да, мавыктыргыч та булды.