«Китапка яңа тормыш бүләк ит” акциясе

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Олы Мишә урта мәктәбендә “Китапка яңа тормыш бүләк ит” акциясе башланып китте. Теләге булган һәр кеше әлеге акциядә катнаша ала. Кайбер укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз китапханәгә үзләре укып чыккан әдәби китаплар, журналларны инде алып килә башлады. Акция октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International