ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 17 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

29 март көнне  Балык Бистәсе Олы Елга авылы спортзалында  2010 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк туган егетләр арасында көрәш буенча район беренчелеге булып узды.  Бу ярышта Балык Бистәсе, Теләче районы командалары катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Кама Тамагында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды, анда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камилевич Назмутдинов командасы катнашты. Безнең команда барлык уеннарда җиңү яулады һәм 1 урынны алды.

Казан дәүләт медицина университеты «Килэчэк " яшьләр үзәге базасында «Педагогик хезмәткәрләрне беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү» темасына квалификация күтәрү программасы буенча семинар-практикум уткэрде.

Әлеге ярышларда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Китапханәче әлеге дәрестә язучы Х.К.Андерсенның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирде, балалар өчен басылган яңа китаплар белән таныштырды. Катнашучылар китапханәче белән бергә яңа китаплардан шигырьләр, әкиятләр укыдылар.

Теләче 3нче номерлы бабалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Террор-җәмгыятькә куркыныч» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар «Террор», «Террорист» төшенчәләре, террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Мондый чаралар балаларда үз иминлекләре өчен җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә, аларның тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклаучы кагыйдәләрне үтәргә өйрәтә, балаларны террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауга юнәлтә, урамнарда йөргәндә саклык осталыгына ярдәм итә.

2 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасында “Кошлар - табигать дуслары” дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар "Рәсемнән кошларны тану", “Табышмак уены”на җавап таптылар, кош рәсемнәре ясадылар. Чара барышында кошлар турында матур шигырьләр укылды.

30 март көнне Пушкин картасы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Шигърият дөньяга җан өрә» дип  исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Шигърият - ул тормыш, ул хыял, хисләрне, кичерешләрне, фикерләрне белдерү. Биредә катнашучылар үзләренең белемнәрен бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен белүдә тикшерделәр, һәркемгә билгеле булган шигъри  юлларны искә төшерделәр. Катнашучылар «Язучыны танып бел» һәм «Рифманы дәвам ит», "Әкият поэзиясе", "Шигырьне таны", “Шигырь буенча рәсем яса” уеннарында актив катнаштылар,  китапханә фондындагы  шигырь китаплары белән таныштылар.

Каникуллар - яраткан һәм бәхетле вакыт, анда балалар киеренке уку процессыннан ял итә, белемнәрен, күзаллауларын киңәйтә һәм яңа тәэсирләр ала. 30 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны «Без укыйбыз һәм уйныйбыз, күңелле яшибез!" дигән күңел ачу-уен программасына чакырды. Чара барышында балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Уеннар тәмамлангач, баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International