Ел саен, язгы каникул көннәрендә илебезнең барлык китапханәләрендә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» уза. Әлеге атналык кысаларында Айдар авыл китапханәсендә дә атна дәвамында мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үткәрелеп килде.
Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә экстремизмны һәм терроризмны кисәтү максатыннан «Терроризм - чикләр белми» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән материаллар терактларны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны терактлар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү турында мәгълүматны үз эченә алды.
Чарада балалар келәм чигүенә өйрәнделәр. Келәмле чигү - кул эшенең уникаль төре, ул хәзерге вакытта үзенең икенче тууын кичерә һәм яшьләр арасында аеруча популярлаша бара. Катнашучылар үз эшләрен элмәк техникасы белән башкардылар. Бу чигү ысулы келәм энәсе ярдәмендә: җепне кирегә таба элмәк ясалып тукыма аша этеп чыгару. Һәркем төрле стильдә һәм интерпретацияләрдә эшләнмәләр булдыра алды. Дәресләрдә балалар милли бизәкле келәмнәр әзерләү буенча күнекмәләр алдылар.
Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. «Ялкын» ның беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” исеме белән чыга. Журнал булдыру инициаторы Муса Җәлил була.
Китапханәче балаларны китапханәдә урнаштырылган татар, рус, болгар халык әкиятләре белән таныштырды. Укучылар үзләренә ошаган китапларны кычкырып укыдылар, шулай ук өйләренә дә укырга яздырып алдылар.
Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан 30 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырдылар.
Балалар язучы тормышыннан кызыклы фактлар турында белделәр, авторның әсәрләреннән шаян геройлар белән таныштылар. Балалар Н. Носов әсәрләре буенча маҗаралар дөньясында булдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар, соңрак геройларның мәзәк хәлләре турында сөйләштеләр. Ахырда Николай Николаевич әсәрләре буенча викторинада катнаштылар, «Приключение Незнайки и его друзей" мультфильмын карадылар. Яшь укучылар күңелле үткән чарадан канәгать калдылар.
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 30 нчы март көнне китапханәче Гөлфия Мөхәмәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
Аны үткәрү 1943 елдан бирле матур традициягә әверелгән. Әлеге акция кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә «Тылсымлы китап иле» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Чара барышында китапханәче балаларга китап укуның файдасы турында сөйләп, китап белән эш итү тәртипләрен аңлатты һәм «Китап белән эшләү кагыйдәләре» дип исемләнгән буклетлар таратты. Балалар бик теләп үзләренә ошаган китапларны укырга алдылар.
«Китаплы ГТО» нормаларын теләгән һәркем тапшыра алды. Катнашучыларга ГТОның физкультура нормативы буенча түгел, ә интеллектуаль төре тәкъдим ителде. Чөнки җәмгыятьтә кеше физик яктан көчле генә түгел, акыллы да, белемле һәм укымышлы да булырга тиеш. Конкурсантларның бурычы: бер минут эчендә өзекне тиз һәм аңлаешлы рәвештә кычкырып уку. Бер минут эчендә иң күп сүз укыган кеше җиңүче була. Конкурс барлык яшь категорияләре буенча исәпләнелгән.