Н. Носовның туган көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 30 март көнне «Весёлая страна Николая Носова" дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Балалар язучы тормышыннан кызыклы фактлар турында белделәр, авторның  әсәрләреннән шаян геройлар белән таныштылар. Балалар Н. Носов әсәрләре буенча маҗаралар дөньясында булдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар, соңрак геройларның мәзәк хәлләре турында сөйләштеләр. Ахырда Николай Николаевич әсәрләре буенча викторинада  катнаштылар, «Приключение Незнайки и его друзей" мультфильмын карадылар. Яшь укучылар күңелле үткән чарадан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International