Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. «Ялкын» ның беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” исеме белән чыга. Журнал булдыру инициаторы Муса Җәлил була. Юбилей уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Ялкын киләчәкне яктырта» дип исемләнгән матбугат сәгате уздырылды. Китап сөючеләребез журнал битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Укучылар “Татмедиа” журналлары арасында бердәнбер орденлы журналның тарихы кайда, кайчан һәм ничек башланып китүе, нәшер итү эшендә турыдан-туры катнашучы кешеләр турында, журналның даими сәхифәләре, яңа басмалары белән таныштылар. Яшүсмерләр журналы хәзер нинди, “Ялкын”ны кемнәр иҗат итә һәм андагы бәхәс уяткан темалар турында сорауларга җавап таптылар. Чара азагында укучылар үз фикерләрен җиткерделәр.