ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Финалда зона турларында җиңү яулаган 6 команда, шул исәптән Теләче районы җыелма командасы да катнаша. Безнең район данын балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров кул астында шогыльләнүче 2005-2006 елгы яшүсмерләр командасы яклый. Бүгенге көнгә безнең район командасының уңышлары түбәндәгечә: 3:0 исәбе белән Биектау командасын һәм 1:0 исәбе белән Аксубай командасын җиңеп,уңышлы чыгыш ясыйлар.

Өмәдә Теләче районы оешма – предприятияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре , авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Балалар иҗат үзәге дә әлеге өмәдә актив катнаша. Кеше күп, эш яхшы бара, бергә-бергә эшләве дә күңелле.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында районыбызның барлык  1 нче сыйныф укучыларына мәктәп сумкалары бүләк ителде. Мондый бәхет Олы Мишә урта мәктәбенең булачак укучыларына да елмайды.1 нче сыйныфка укырга килүче 9 бала бүләкне шатланып кабул итттеләр. Балаларның йөзләрендә елмаю, рәхмәт хисләре балкый.

22 августка икмәк сугуда серитификатлар түбәндәге комбайнерларга тапшырылды: Васил Вагизов Теләче Агро хуҗалыгыннан 1 урында, Әмин Касыймов Теләче Агро хуҗалыгыннан 2 урында, Фарит Фаляхов Теләче Агро хуҗалыгыннан 3 урында.

Шулай ук икмәк уруда катнашкан комбайнерларга да серификатлар тапшырылды: Айрат Сабиров белән Рафис Шайхетдинов Алан хуҗалыгыннан 1 урында.

3 көнлек аралыгында иң югары күрсәткечләргә ирешкән Теләче Агро хуҗалыгы комбайнеры Вагизов Васил Маратовичка район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 19 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдән булган балаларны музейга экскурсияга алып бардылар. 

19 август көнне Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре - «Агыйдель» вокаль ансамбле, «Сюрприз» бию төркеме, вокалистлар – Сиринә Гатиятова, Нурмөхәмәд Насибуллин, Флүзә Гәләвиева, Зөлфия Ибраһимова, Рафис Минһаҗов, район мәдәният йортының “Сердәш” халык театры артистлары– Гөлнур Гимранова, Сәрия Гариповалар Саба районы Тимершык авыл мәдәният йортында  концерт белән чыгыш ясап кайттылар.

Китап укучылар матбугат басмаларын да бик теләп кабул итәләр, укыйсы килгән китапларын үзәк һәм авыл китапханәләреннән соратып  алдырабыз. Күчмә китапханә үз эшен "Һәр йортка-китап" максаты  белән алып бара. Айдар авылы китапханәчесе китап укучылар белән кварталга берничә тапкыр очраша, ә чираттагы китап бирү Тәмте авылында 20 август көнне оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International