27 нче июль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Патриот”хезмәт һәм ял лагерендә ял итүчеләр Яңа Кырлай авылында сәфәрдә булып кайттылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда булдылар, Кушлавуч авылында Тукаевлар гайләсе музеен да карадылар. Габдулла Тукай турында тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына бик ошады.
Конкурста Теләче районы данын яклап Игенче хуҗалыгы сыер савучысы Абдуллина Гөлия Исмагыйловна катнашты.
Истәлекле даталар китап авторларында гына булмый. Илебез һәм дөнья әдәбиятында бик күп танылган гүзәл әсәрләр бар. Юбиляр – китаплар дөньяга беренче чыккан көннәрен искә алуларына һәм аны билгеләп үтүләренә бик лаек. Күргәзмәдә төрле язучыларның әсәрләре һәм жанрлар тәкъдим ителде. Китап укучылар үзләренең яраткан әсәрләре белән очраша һәм яңалары белән таныша алалар. Талантлы авторлар һәм аларның иҗаты турында сөйләгән мондый күргәзмәләр - укучыларның күзаллауларын киңәйтү өчен бик яхшы сәбәп.
Җәй җитүгә, кемнәрдер ял итәргә чит илләргә китсә , безнең өчен «курорт» уч төбендә генә. «Авыл курорты»ның шул ягы отышлы: эш эшләгәндә файда да килә, рәхәтләнеп ял да итәсең. Мәсәлән, җиләк җыюны гына алыйк. Җиләк җыяр өчен әллә кайларга да барасы юк, безнең Олы Мишә урта мәктәбе бакчасында да “җиләкле җәй”. Быел мәктәп яны тәҗрибә участогында кура җиләге, алма уңышы мулдан. Бакчабызның матурлыгына хозурланып, уңышларыбызга сөенеп ,табигать биргән хәзинәгә сокланып рәхәтләнеп эшлибез.
В связи с вступлением с 02.06.2016 в силу Федерального закона от 01.05.2016 №130-ФЗ рассылка налоговых уведомлений, требований и иных документов для пользователей Личного кабинета будет осуществляться в электронном виде, без направления по почте на бумажном носителе.
Для получения документов на бумажном носителе необходимо до 01.09.2016 направить с помощью Личного кабинета уведомление о необходимости получения документов на бумажном носителе, подписанное усиленной квалифицированной или усиленной неквалифицированной электронной подписью.
Хәр атна саен Авыл хужалыгы хэм азык-толек министрлыгында видео режим рәвешендә 2016 елда ремонтлыйсы торакларны, машина-трактор паркларын, яшелчә, бәрәңге саклау урыннарын хәм силос, сенаж чокырларын төзү, ремонтлау динамикасына багышланган жыелыш үткәрелә.
Безнең районнан бу ярышта “Игенче” хуҗалыгы ясалма орлыкландыручысы Гилметдинов Ильшат Зәйнетдинович катнаша.
Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә агымдагы елнын 25 июльдән 19 август вакыт аралыгында «Комбайн» операциясе игълан ителде. Ул үз эченә районара тикшерүләрне ала. Бездә районара тикшерүләр Теләче хәм Саба районнары арасында үтәчәк.
Операция барышында ике район белгечләре берләшеп кырларда эшләүче урып-жыю комбайннарына тикшерүләр уткәрәчәк. Әлеге вакытта комбайнның теркәү документлары, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренен үтәлүве, яктырту хәм сигнал приборларынын төзеклеге тикшереләчәк.