ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

27 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында балалар, олылар, гаилә психологы, нейропсихолог Зөлфия Гайнуллина белән очрашу булып узды. "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән әлеге очрашуда балалар, тормыш иптәше арасында килеп туган проблемалар, четерекле сораулар каралып, аларның чишелү юллары эзләнде. Җылы һәм күңелле барган әңгәмәдән һәркем канәгать калып, үзенә уйланыр һәм тормышын уңай якка үзгәртер өчен файдалы мәгълүмат алды дип ышанасы килә.

Бөтендөнья Театр көне уңаеннан, 27 мартта,  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Киләчәк »район яшьләр үзәгенең яңа бинасында урнашкан район балалар китапханәсендә булдылар. Мөләем китапханәчеләр Закирова Л.М. һәм Фатихова Е. Г. тәрбияләнүчеләребезне җылы каршы алдылар.

Халыкара театр көне - сәхнә осталарының профессиональ бәйрәме генә түгел, ул миллионлаган тамашачыларның да бәйрәме. Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул.

27 март көнне Теләче “Батыр” спорткомплексында 2009 нчы елгы һәм кечерәк яшүсмер егетләр арасында “Зилант” кубогына көрәш буенча команда һәм шәхси беренчелек ярышлары булып узды. Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем көрәшче укучылар уңышлы чыгыш ясадылар.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә язгы каникул чорында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлегебез үз кулыбызда” дип исемләнгән уен-әңгәмә узды. Китапханәчеләр викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иленә» кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Биредә алар сәламәтлек компонентлары белән таныштылар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәген аңлаттылар. Чарада катнашучылар гигиена серләрен чиштеләр һәм сәламәтлек турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады. 


29
март, 2024 ел
җомга

26 март көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә язгы каникул чорында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлегебез үз кулыбызда” дип исемләнгән уен-әңгәмә узды. Китапханәчеләр викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иленә» кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.

Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 15 март көнне «Юные изобретатели» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Анда китапханәчеләр яшь укучыларны вакыт тарихы белән таныштырдылар, катнашучылар вакытны үлчәү приборлары турында белделәр, танылган уйлап табучылар  Г.Галилей, А Попов, Т. Эдисон, А.Белл исемнәрен белделәр.

2024 елда әлеге вакыйга 25-31 мартка туры килә. Балалар китабы атналыгы - чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә балаларга "Снежная королева" әкияте буенча төшерелгән кино күрсәтелде. Әлеге чара фильм төшерү тарихы һәм актерлары белән танышудан башланды. Фильм яшь укучыларда зур кызыксыну уятты. Фильмны караганнан соң, барысы бергә Г. Х. Андерсенның укыган әсәре һәм фильмны чагыштырып фикер алыштылар. Ахырда балалар әкият буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

26.03.2024 Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Россия Каһарманы Иван Алексеевич Додосов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем БИРү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Педагог-психолог-2024» балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика күләм бәйгесенең зона этабы узды, анда республикабызның сигез районыннан педагог-психологлар катнашты.

Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Театр турында тулырак мәгълүмәтны Олы Нырсы китапханәсендә 25 марттан 29 мартка кадәр эшләүче күргәзмәдән танышырга була. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International