Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары” дигән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында татар халкының милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй сүзләренең мәгънәсе аңлаттылды. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, чигүле сөлгеләр белән үзара фикер уртаклаштылар.
23 март көнне Алан авыл китапханәсендә, язгы каникуллар алдыннан балалар китабы атналыгы ачылу уңаеннан, "Китап - күңел байлыгы"дип исемләнгән уен –сәяхәт үткәрелде. Чара балаларда китапка карата кызыксыну уяту,бер-берсе белән аралашу, иҗади мөмкинлекләрен арттыру максатыннан чыгып оештырылды. Бу чарага яңа кайткан китаплардан күргәзмә эшләнде, аларны балалар бик теләп өйләренә укырга алдылар.
Әлеге юбилей уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә татар балалар журналы “Ялкын”ның беренче саны дөньяга чыгуга багышланган күргәзмә оештырылды һәм китап укучылар өчен экскурсия уздырылды. Журналда күбрәк яшүсмерләр тормышы, аларның кызыксынулары һәм проблемалары чагылдырыла. Яшьләрнең кумирлары турындагы материалларга һәм татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре белән интервьюларга зур урын бирелә. «Ялкын» журналының бай тарихы бар, кызыклы маҗаралар белән тулы, урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучыларына ял вакытларында укыр өчен искиткеч журнал булып тора.
22 мартта Балалар иҗат үзәгенең «Яшь эколог» түгәрәгенә йөрүче укучылар: Бурганова Альмира, Вәлиәхмәтова Самира, Габделхаева Разилә, Мөзаффарова Илнария, өстәмә белем бирү педагогы Габдуллина Р.Г. җитәкчелегендә, Академик Тәлгать Сираҗетдинов исемендәге II ачык фәнни-гамәли конференциядә катнашып призер булдылар.
26 мартта Балалар иҗаты үзәгендә, «Иҗади табышлар калейдоскобы» методик атнасы кысаларында, Гаилә елына багышланган, өстәмә белем бирү педагогларының, фотоколлажлары күргәзмәсе оештырылды.
Тарихи, мәдәни, милли һәм башка традицияләрне саклау, авылыбызның имиджын ныгыту, халыкта кече ватанга, халык традицияләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, ата-бабаларның тарихи үткәнен, хезмәт һәм сугышчан данын белү максатыннан мәктәп яшендәге балалар өчен Үзәк авылы китапханәсендә туган якны өйрәнү викторинасы узды. Балалар безнең авыл урамнарының ничек һәм кем хөрмәтенә аталуын белделәр. Шулай ук алар авылның танылган шәхесләре, хезмәт ветераннары, хәрбиләр һәм дәүләт эшлеклеләре турында сөйләүче тематик китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Китапханә буйлап экскурсия үткәндә китапханәче аларны китаплар, аларның урнашу тәртибе, каталог, вакытлы матбугат исемлеге белән таныштырды. Балалар районыбыздан чыккан танылган язучылар, галимнәр, җырчылар, артистлар һәм башка күренекле шәхесләр турында белделәр. Очрашуның икенче өлешендә китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
В рамках празднования этой знаменательной даты в Старозюринской сельской модельной библиотеке была подготовлена книжная выставка.
Материалы, представленные на выставке, рассказали о событиях, которые предшествовали воссоединению Крыма с Россией. На выставке можно было познакомиться с изданиями о достопримечательностях Крыма.
Урман-табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә. 23 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Урманнар белән данлы безнең җиребез»,
дип исемләнгән табигать һәм урманнар турында китаплар, газета-журнал материаллары урын алган күргәзмә әзерләнде. Китапханәче китапханәгә килүчеләргә урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларга сакчыл караш турында сөйләде. Чөнки урманнарны саклау җир экологиясенең төп кагыйдәләренең берсе һәм планетадагы тормышны саклауның нигезе булып тора.
Чарада Алан урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Әдәби кичәдә яраткан язучыларыбыз Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин, М. Җәлил һәм башка язучыларның шигырьләре яңгырады, авылдашыбыз шагыйрә Р.Ш.Шәйдуллина иҗаты белән дә якыннан таныштык. Китапханәче катнашучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырып, иҗади конкурслар тәкъдим итте. Килгән кунаклар бик җанлы әңгәмә алып бардылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында китапханәче катнашучыларга иҗади уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткерде.