25 март көнне Балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче тегү түгәрәгенә йөрүче балалар Теләче җирлекара китапханәсендә кунакта булдылар.

2024 елның 29 марты, җомга

Китапханә буйлап экскурсия үткәндә китапханәче аларны  китаплар, аларның урнашу тәртибе, каталог, вакытлы матбугат исемлеге белән таныштырды. Балалар районыбыздан чыккан  танылган язучылар, галимнәр, җырчылар, артистлар һәм башка күренекле шәхесләр турында белделәр. Очрашуның икенче өлешендә китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International