Безнең урманнардан да матуррак һәм күркәмрәк нәрсә юктыр ул!

2024 елның 29 марты, җомга

Урман-табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә. 23 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Урманнар белән данлы безнең җиребез»,

дип исемләнгән табигать һәм урманнар турында китаплар, газета-журнал материаллары урын алган күргәзмә әзерләнде. Китапханәче китапханәгә килүчеләргә урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларга сакчыл караш турында сөйләде. Чөнки урманнарны саклау җир экологиясенең төп кагыйдәләренең берсе һәм планетадагы тормышны саклауның нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International