Чарада Алан урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Әдәби кичәдә яраткан язучыларыбыз Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин, М. Җәлил һәм башка язучыларның шигырьләре яңгырады, авылдашыбыз шагыйрә Р.Ш.Шәйдуллина иҗаты белән дә якыннан таныштык. Китапханәче катнашучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырып, иҗади конкурслар тәкъдим итте. Килгән кунаклар бик җанлы әңгәмә алып бардылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында китапханәче катнашучыларга иҗади уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткерде.