23 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында «Әдәби батл» викторинасы үткәрелде. Әдәби батлда иң актив һәм талантлы яшь укучылар катнашты. Чара барышында яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында да сөйләделәр. 4 турдан торган («Кем күп укый, шул күп белә», «Шигъри минут», «Мәкальне дәвам ит», «Сүзләр җый») викторинада актив катнаштылар.
Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгөл «Академик Т.К.Сираҗетдинов укулары » фәнни-гамәли конференциясендә “Физика безнең белән- физика безнең әйләнә-тирәбездә” номинациясендә җиңүче булдылар. Җиңучеләрне котлыйбыз! Җитәкчеләре: Шакирова Ә.З.
21 март көнне "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Люби и знай родной свой край” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.
Борын-борында кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен көннәр җылынып гөрләвекләр ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Югары Кибәхуҗа авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Менә быел да, 21 март көнне, Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларның җылы яктан кайтуын билгеләп үттеләр. Укучылар белән “Түгәрәк”, “Кабыргалы-камчылы” уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Казанда ботка пеште. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да (олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.
1882 елның бу көнендә немец микробиологы Роберт Кох туберкулез авыруын ачуы турында игълан итә. Россиядә бу көнне чиста үпкә символы булган ак чәчәк ромашка көне дип билгеле. Ел саен туберкулездан башка инфекцияләргә караганда күбрәк кешенең гомере өзелә. Бу проблемага игътибарны җәлеп итү өчен Олы Нырсы авыл китапханәсендә «Туберкулез турында син нәрсә беләсең» дигән бер сәгатьлек актуаль сөйләшү узды.
Әмирхан Еники - публицист, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ХХ гасырның күренекле татар язучысы. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга язучы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан китапларына күзәтү үткәрделәр. Чара башында укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләре сугыштан соңгы татар прозасында иң популяр дип санала. Алар тирән лирик булуы белән аерылып тора. Язучыга "Матурлык" хикәясе, "Әйтелмәгән васыять" повестьлары киң танылу китергән.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Шул уңайдан Сауш авыл китапханәсендә “Шигърият дөньясында” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарада шигърият сөючеләр бу көннең барлыкка килү тарихы турында белделәр, яраткан шагыйрьләре турында сөйләп, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында әдәби викторина үткәрелде.
22 март көнне Әбде авыл китапханәсе, мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә, якташыбыз, ак финнар белән көрәштә һәлак булган Советлар Союзы Герое Александр Кузьмич Ксенофонтовны искә алу көненә багышланган «Он наш земляк, он наша слава» дигән патриотик сәгать үткәрде. Мәктәп музеендагы күргәзмә материалларына һәм «Батырлыкка йөрәк белән кагыл» дигән презентациягә күзәтү үткәрелде, вакытлы матбугат чаралары белән таныштырылды. Катнашучылар пулеметчының тормышы, Финляндиядәге соңгы сугышы һәм Казан дивизиясенең сугыш тарихы турында басмалар белән таныштылар.
Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар Нәүрүзбикәгә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында коймак белән сыйландылар.
Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре 8 сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында келәмле чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Әлеге чигү техникасы ярдәмендә бик күп кызыклы әйберләр ясарга мөмкин: төрле келәмнәр, оригиналь картиналар, декоратив паннолар, диван мендәрләре, мондый чигү белән хәтта сумкалар һәм башка аксессуарлар да бизәлә.