Авыл халкы төрле персоналлар булып киенеп, өйләр буенча бәйрәм итеп йөрделәр.
После семидневного предварительного обхода 12 переписчиков района вышли сегодня на работу . Им предстоит пройти по 5593 хозяйствам и провести в них опрос .Норма на одного переписчика 460 объектов. Переписные листы состоят из 6 листов (12 страниц). Опрос начинается с вопроса о проживающих на 1 июля 2016 года, затем о производстве сельскохозяйственной продукции в хозяйстве, о цели производства, земельных ресурсах, посевных площадях, поголовье сельскохозяйственных животных, о реализации с/х продукции, о инфраструктуре, технических средствах и о услугах ,оказываемых личному подсобному хозяйству. Опрос одного респондента займет примерно 40 минут. Перепись продлится до 15 августа.
30 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г. китапка карата кызыксыну уяту уңаеннан “Уку белән мавыккан чак” исемле фотоконкурс үткәрде.
Киңәшмәдә 2015 – 2016 уку елына йомгак ясау һәм 2016 – 2017 уку елын планлаштыру мәсьәләләре белән бәйле сораулар каралды.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан җибәрелгән инструктив хатлар каралды: "Укытучылардан хисап буенча соратылган эш документларының санын киметү һәм бетерү буенча тәкъдимнәр", "2015-2016 нчы уку елында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм 2016-2017 нче уку елына бурычлар".
2 смена лагерь 1 июльдән 18 июльгә кадәр эшлиячәк. Җыелышта лагерның эшләү режимы, балаларның ашавын, үткәрелгән чараларга карата таләпләр, балаларның җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәве, тәртипләп документларны алып бару турында сүз алып барылды.
Хисапка әзерлек барышында мәктәпләр тарафыннан, уку елы дәвамында алып барылган укыту – тәрбия эшенең уңай һәм тискәре яклары анализланды. Ачыкланган проблемалардан чыгып, укытучылар коллективы алдына 2016 -2017 уку елына эш максаты һәм бурычлар куелды.
Теләче җирлекара китапханәсендә яңа кайткан китаплардан төзелгән “Китап язмышы – халык язмышы” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров кебек танылган шәхесләребезгә багышланган, татар халык биюләрен аңлаткан, җырларын туплаган, татар тарихын чагылдыручы китаплар белән беррәттән рус һәм татар телләрендәге матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.