Киңәшмәдә 2015 – 2016 уку елына йомгак ясау һәм 2016 – 2017 уку елын планлаштыру мәсьәләләре белән бәйле сораулар каралды.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан җибәрелгән инструктив хатлар каралды: "Укытучылардан хисап буенча соратылган эш документларының санын киметү һәм бетерү буенча тәкъдимнәр", "2015-2016 нчы уку елында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм 2016-2017 нче уку елына бурычлар".