Хисапка әзерлек барышында мәктәпләр тарафыннан, уку елы дәвамында алып барылган укыту – тәрбия эшенең уңай һәм тискәре яклары анализланды. Ачыкланган проблемалардан чыгып, укытучылар коллективы алдына 2016 -2017 уку елына эш максаты һәм бурычлар куелды.