ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

   Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 19,0 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 11609 кг.,1 сыерга 18,7 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 18,7 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  13,6 кг.

27 июнь -1 июль көннәрендә, Олы Мишә урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Яшь хәбәрче” түгәрәге әгъзасы Сахабиев Хабиль, Казан шәһәрендә үткәрелгән XXI республика күләм  балалар, яшьләр һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале “Алтын каләм” дә катнашып кайтты. Алар шәһәр буенча экскурсияләрдә  булганнар, мастер-класслар караганнар,  бүтән районнардан килгән яшүсмерләр белән 5 көн дәвамында “Каләм мейкер” исемле газетага, сайлап бирелгән темалар буенча  мәкаләләр язып, үзләренең көчләрен сынаганнар. Нәтиҗәдә  Хабил  фестивальдә беренче елын гына катнашса да,  III дәрәҗә дипломга лаек булган.

В ГТК «Корстон» вместе собрались более 1200 участников со всех городов и районов республики. 45 местных отделений «Единой России» Татарстана прислали своих делегатов на партконференцию. Основным вопросом повестки стало обсуждение предвыборной кампании и задач, которые стоят перед партией

 

   «Сегодня с нашей партийной конференции в Татарстане стартует избирательная кампания по выборам депутатов Государственной Думы. В её преддверии состоялось предварительное голосование с очень широким участием партийных, беспартийных кандидатов, представителей различных общественных организаций. Мы постараемся так же открыто, гласно и уверенно провести всю избирательную кампанию»,– отметил Фарид Мухаметшин.

Хөрмәтле райондашлар! Теләче муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Мөбарәк Ураза бәйрәме гаиләгезгә, эшләрегезгә бәрәкәт, тынычлык алып килсен. Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләрегезне кабуллардан кылып, халкыбызга, динебезгә илебезгә хезмәт итәргә яңа көч-куәтләр бирсә иде. Тоткан уразаларыбызның, биргән хәерләребезнең әҗер-савапларын күрергә язсын! Раббыбыз үзенең рәхим-шәфкатен һәркайсыбызга ирештерсен иде.


1
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 1нче июль көнендэ Екатериновка  авылында яшәүче тыл ветераны Самойлова Елена Тимофеевнога 90 яшь тулды. Шул уңайдан Елена апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Елена Тимофеевна бугенге кондә кече улы гаиләсендэ бәхетле картлык кичерә.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2016 елның 1нче июль көнендэ Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Галимарданова Оркия Галимардан  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Оркия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Оркия  әбинен тормыш юлы җинелләрдән булманган. Яштән урман кисәргә җибәргэннэр, гомер буе күмәк хуҗалыкта коч куйган.

Менә инде 38 ел Оркия апа тол калып гомер итэ. Әмма ул ялгыз тугел. Бугенге кондэ ул бертуган абыйсынын кызы Дания апа гаилэсендэ бәхетле картлык кичерэ.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Ул башта тәрбияче Мингазова Г.Р. уртанчылар 2 төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Күңелле стартлар» дигән ачык чара карап узды, аннары балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча мультфилимнар карап әңгәмә уткәрелде. Кунагыбыз балаларга бик күп бүләкләр дә әзерләп алып килгән иде.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырдылар, җәй көне балаларга укырга китаплар тәкъдим иттеләр. Кызлар да, малайлар да үзләренең күңелләренә охшаган китапларны сайлап алдылар.

Бәйгенең максаты балалар иҗатын стимуллаштыру, аларның белемнәрен һәм күзаллауларын үстерү, шулай ук Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү һәм аны ныгыту – Россиянең бөек үткәне белән горурлану һәм патриотик хисләр формалаштыру иде. Балалар кәгазь битләрендә җир йөзендәге тынычлыкны ничек күзаллауларын күрсәтеп бәйгедә бик актив катнаштылар. Иң яхшы эшләр китапханәдә урын алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International