Бәйгенең максаты балалар иҗатын стимуллаштыру, аларның белемнәрен һәм күзаллауларын үстерү, шулай ук Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү һәм аны ныгыту – Россиянең бөек үткәне белән горурлану һәм патриотик хисләр формалаштыру иде. Балалар кәгазь битләрендә җир йөзендәге тынычлыкны ничек күзаллауларын күрсәтеп бәйгедә бик актив катнаштылар. Иң яхшы эшләр китапханәдә урын алачаклар.