27 июнь -1 июль көннәрендә, Олы Мишә урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Яшь хәбәрче” түгәрәге әгъзасы Сахабиев Хабиль, Казан шәһәрендә үткәрелгән XXI республика күләм балалар, яшьләр һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале “Алтын каләм” дә катнашып кайтты. Алар шәһәр буенча экскурсияләрдә булганнар, мастер-класслар караганнар, бүтән районнардан килгән яшүсмерләр белән 5 көн дәвамында “Каләм мейкер” исемле газетага, сайлап бирелгән темалар буенча мәкаләләр язып, үзләренең көчләрен сынаганнар. Нәтиҗәдә Хабил фестивальдә беренче елын гына катнашса да, III дәрәҗә дипломга лаек булган.