Хөрмәтле райондашлар! Теләче муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Мөбарәк Ураза бәйрәме гаиләгезгә, эшләрегезгә бәрәкәт, тынычлык алып килсен. Аллаһы Тәгалә гамәл-гыйбадәтләрегезне кабуллардан кылып, халкыбызга, динебезгә илебезгә хезмәт итәргә яңа көч-куәтләр бирсә иде. Тоткан уразаларыбызның, биргән хәерләребезнең әҗер-савапларын күрергә язсын! Раббыбыз үзенең рәхим-шәфкатен һәркайсыбызга ирештерсен иде.