ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. Баландыш авылында да һәйкәл янына җыелып бу кара көнне искә алу митингы оештырылды. Без Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз, ветераннарына  һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.

Сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы сәламәт булу ул. 

  Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләредә  балалар  белән берлектә һәрдаим төрле спорт чаралары оештырып торалар. 20 июнь көнне мәдәният йорты территориясендә  «Аҗаган» уеннары оештырдылар.

Мәктәп яны "Шатлык" лагерында традиция буенча  "Бары да хәтердә" дип аталган чара булып үтте. Аның өчен алдагы көнне үк рәсемнәр конкурсы оештырылган иде. Ә 22 июнь көнне укучылар мәктәп каршындагы һәйкәл янында митинг оештырылды. Аның барышында укучылар әлеге куркыныч көннәр турында күп кенә яңалыклар белделәр, бер минутлык тынлык белән һәлак булучыларны искә алдылар, һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар, хәрби җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан чара мәктәп эчендә дәвам итте. Анда "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне" дип аталган чара үтте. Аның дәвамында тәрбиячеләр укучыларга сугыш турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы сугышы видеохроника карадылар.

Татарстан  районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Ачы мәдәният йортында  22 июнь көнне  батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды, аларнын якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган  һәм  немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган  көнне  билгеләп үтелә.

  Шул уңайдан Үзәк авылында 22 июнь көнне  митинг уздырылды. Митингта катнашучылар каршында Әмир хәзрәт, Гульнара Гарипова, Барый Халиловлар чыгыш ясадылар.

Бу китапта Ибраһим абыйның сугышта күргәннәре турында язылган шигырьләре урын алган. Айсылу апада Ибраһим абыйның сугыш вакытында үзе белән сугышта йөргән блокноты бүген дә саклана. Бу истәлекләр “Сугыш елъязмасы” дигән күргәзмәдә урын алды.

Олы Мәтәскә авыл җирлеге  эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, ясле-бакча тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары бу көнне зурлап искә алдылар. Һәйкәл янында митинг булды. Авыл җирлеге башлыгы кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте. Сугыш афәтен күргән ватандашларыбыз бер минут  тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә венок салынды. 

Ул көнне Ямбулат мәчетендә кичке азан тагын да матуррак яңгырады.Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт вәгазьләре тыңланды.Барысын бергә җыеп очраштырганы өчен Ямбулат авылы халкы ашны оештыручыларга рәхмәтле.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Монда ватандашларыбызның сугышта куйган батырлыкларын чагылдырган китаплар куелды. Күргәзмә буенча күзәтү уздырылды.

Балалар иҗат үзәге коллективы бу көннәрдә мәктәп укучыларын республика фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән җәйге профиль лагерьларына балалар туплау белән мәшгуль. Алар арасында Кырымнның Севастополь шәһәрендә балалар оешмалары активистлары өчен оештырылган «Мирас» сәламәтлндерү лагеры һәм түгәрәкләр эшчәнлегендә актив балалар өчен каралган «Костер» (Биектау районы) лагерьлары бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International