23 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе утырышы булды.
Коллегия утырышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, укыту –методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимофеева Татьяна Алексеевна, милли мәгариф буенча методист Җиһангәрәева Хәния Миннебаевна, Үзәк урта мәктәбе директоры Николаев Анатолий Владимирович, Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәкимовна катнашты.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 12560 кг.,1 сыерга 20,3 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 18,8 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 18,0 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 14,6 кг.
БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан бирле билгеләп үтәләр. Теләче җирлекара китапханәсендә наркомафия һәм наркобизнес белән көрәш темасына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Монда педагоглар, уку йортлары җитәкчеләре, яшьләр белән эшләүче оешмалар, әти –әниләргә юристлар, психологлар һәм башка белгечләр киңәшләрен үз эченә алган китапларны табарга була.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәп яны лагеренда “Юлларда сак бул!” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге участок инспекторы Кузмина Райхона Хуснуллаевна алып барды. Ул үзенең чыгышында велосипедта, юлларда сак йөрү, су коену кагыйдәләре турында сөйләде.Чыгыш ахрында балалар үзләрен кызыксындырган соравларын бирделәр.
Шушы уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә “Бөек еллар алдында баш иябез” – дигән исем астында искә алу акциясе игълан ителде.
У памятника павшим в Великой Отечественной войне в с. Абди состоялся митинг, посвященный Дню памяти и скорби. Активисты возлагали цветы к мемориалу Памяти, почтили память погибших воинов минутой молчания и возложили цветы.
На митинге участвовали десятки людей – члены и сторонники Партии, депутаты фракции «ЕДИНАЯ РОССИЯ», активисты «Молодой гвардии Единой России», школьники, и конечно, ветераны тыла и труда.
Во всех домах в эту ночь зажгли свечи памяти.
Балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең футбол түгәрәгенә йөрүче Әдилә Гайнетдинова да (тренеры – А.Р. Хәбиров) әлеге җыенда катнаша. Әдилә Теләче районы җыелма командасы составында ТР укучылары арасында X җәйге Спартакиадада футбол буенча 1 нче урын яулаган иде. Җыенның максаты – футбол буенча республика кызлар җыелма командасына уенчылар туплау.
20 көн дәвамында Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар зур концертка- авылдашлар алдында чыгыш ясарга әзерләнделәр. Алар яңадан- яңа җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр, костюмнар әзерләделәр. Һәм нихаять бу көн килеп тә җитте. Тамашаны караррга бик күп авыл халкы җыелган иде. Алар һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алып , озатып калдылар. Авылдашларга концерт бик ошады.