ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

75 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр авылдашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан бүген Олы Мәтәскә һәйкәле янында безгә Җиңү китерүчеләрне искә алу чарасы үтте. Җиңү китерүчеләрнең  батырлыгы безнең йөрәкләрдә.

Бөек Ватан сугышы башлануга 75-ел тулу уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә «Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Балалар яу кырында ятып калган һәм туган илгә исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турындагы истәлекләрне  кызыксынып тыңладылар, китап, альбомнар  белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.  Әлеге чараның төп максаты- балаларда якташларыбызга хөрмәт, Җиңү көненең нинди кыенлыклар аша яулап алынуы турында мәгълүмат җиткерү.

Егерме икенче июнь   - безнең тарихыбызда иң күңелсез вакыйгаларның берсе булган көн.  Бу көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Россия Президентының указы нигезендә 22 июнь- 1996 елның 8 июненән Хәтер көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу көнне Балалар иҗат үзәге коллективы район күләмендә оештырылган мәтам митингында катнашты. Митинг Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

22 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә, обелиск янында  “Хәтер һәм искә алу” көненә багышланган чара уздырылды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары сугыш кырларында, фашист тоткынлыгында ятып калганнарны искә алып чәчәк салдылар.

17 июнь көнне Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» балалар бию коллективы Баева Зилә  Рафаиль кызы житәкчелегендә Казанның «Юркин парк» күңел ачу паркына культпоходта булып кайттылар. Бу паркка бару мөмкинчелеген   аларга Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы  оештырды:  коллектив «Без бергә» республикакүләм фестиваль финалистлары буларак бушлай чакыру билетлары белән бүләкләнгән иделәр.

Китапханәче Мингазова Л. укучыларга Бөек Ватан сугышы башланган көн турында, тыл һәм хезмәт ветераннарының кулъязма истәлекләрен укыды. Авылыбызның сугыш чоры балаларының фотографияләре белән таныштырды. “Сугыш чоры балалары” – күргәзмәгә күзәтү ясалды. 

Һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Сугышта үлгәннәрнең исемнәре укылды, алар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “ Җиңү – безнең йөрәкләрдә” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның  хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп  калган. 22 июнь көнне Иске Җөри авылында урнашкан «Билгесез солдат» һәйкәле янында лагерьга йөрүче балалар белән берлектә митинг уздырылды. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны «Хәтер» китабы һәм “Җиңу җинел бирелмәде” китаплары белән таныштырды. Оештыручыларның  максаты  – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу. 

Шул уңайдан Баландыш авыл жирлеге, мәктәп һәм  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә, Бөек Ватан сугышында  һаләк булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг  оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы һәм балалар чыгыш ясадылар. Сугышта һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, чәчәкләр һәм веноклар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International