ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

22 июнь илебез өчен зур кайгы-сугыш китергән көн. Илебез халкы Бөек Ватан сугышында бик күп ул-кызларын югалтты. Шул уңайдан "Хәтер көне" билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында митинг үтте, чәчәк бәйләмнәре куелды. 

21 июнь көнне  безнең Олы мишә балалар бакчасында җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан ата-аналар җыелышы булды. Балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р. әти-әниләргә балаларын суга бату, урман бете кадалу, янгын һәм теракт куркынычларыннан һ.б.  очраклардан саклау буенча киңәшләрен бирде. Республикада балалар белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары белән таныштырды . Әти-әниләрне һәрчак уяу булырга чакырды.

Җыелышта Саба районыннан килгән ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р.  та катнашты. Ул әти-әниләргә юлда  йөрү кагыйдәләрен бик нык сакларга кирәклеген кисәтте. Республикабызда булган юл фаҗигаләре турында видеороликлар күрсәтте. "Балаларыбызны бергәләп, кече яшьтән юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтик", - диде ул чыгышы барышында. 

 

22 июнь көнне  Айдар мәдәният йорты каршында укучылар һәм өлкәннәр  белән һәйкәл янында сугышта үлеп калган авылдашларыбызны "Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан” дигән максат белән кабат аларны искә төшердек,чәчкәләр куелды һәм кабат бу сугыш уты бервакытта да кабынмасын, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән теләктә калдык. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихын китаплардан гына укыр диеп ышанып калыйк.” – дигән теләктә кала Айдар авылы мәдәният йорты директоры һәм  авыл китапханәчесе. 


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

      2016 елда устерелгэн унышны вакытында хэм сыйфатлы итеп жыйнап алу максатыннан, район хужалыкларында ашлык жыю комбайннарынын паркын хэм башка тор авыл хужалыгы техникасын, амбар хужалыгын эзерлэу бара.

     Урып-жыю чоры – авыл хужалыгы хезмэтчэннэре очен ин киеренке вакыт.

Бүген  Үзәк  бистәсендә дә Дан обелискында “Хәтер һәм искә алу” көненә багышланган митинг уздырылды. Үзәк урта мәктәбе укучылары сугыш кырларында, фашист тоткынлыгында ятып калганнарны искә алып мәңгелек ут янына чәчәк салдылар. Мәктәп лагеренда Хәтер көненә багышланган линейка үткәрелде. Воңатыйлар “Хәтер көненә багышланган линейка үткәрелде. Вожатыйлар “Хәтер битләрен барлап” темасына презентация күрсәттеләр.

Барлыгы 17 егетлэр, 18 кызлар командалары катнашты. Безнең районнан  Назклычёв Салават җитәкчелегендә Иске Җөри мәктәбе укучылары ,Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендә Лесной бистәсе мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Уеннар нәтиҗәсендә  Иске Жори мәктәбе кызлары 10 урында,Лесной мәктәбе кызлары 13 урында, Лесной, Иске Җөри бистәсе егетләре-9,13 урында калды.

Сугыш башлануга 75 ел булганын  искә алып ,  Теләче 2нче балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: “Күгәрчен-тынычлык кошы” –балалар тәрбиячеләр белән берлектә балалар бакчасы тирәсендәге асфальтка күгәрчен сурәтләрен төшерделәр;”Хәтер мәңгелек” темасына тәрбиячеләр тематик бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм барышында балалар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр,сугыш чоры җырларын тыңладылар ,” Хәтер һәм кайгы көне” исемле презентация карадылар һәм ахырдан сугышта вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Акчарлак” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М.  әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар,  һәлак булган авылдашларны искә алдылар.

Егерме икенче июнь   - безнең тарихыбызда иң күңелсез вакыйгаларның берсе булган көн. Бу көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Россия Президентының указы нигезендә 22 июнь- 1996 елның 8 июненән Хәтер көне булара билгеләп үтелә башлады. Югары Кибәхуҗа "Каенкай" мәктәп яны лагерында "Хәтер уты" исеме астында акция үтте.Укучылар  һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Шулай ук рәсем конкурсы үткәрелде, укучылар сугыш турында фильм карадылар, әңгәмәләр үтте.

Бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.

Баландыш төп мәктәбенең  “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар бүген һәйкәл- обелиск янына төшеп, чәчәкләр, веноклар куйдылар, фронтларда һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда ачтан үлгәннәрне, үзенең гомерен Ватан өчен биргәннәрне бер минут тынлык белән  искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International