22 нче июнь - кайгы һәм искә алу көне. Бу көн -Россия халкы өчен Бөек Ватан сугышы башланган көн. Олы Мишә урта мәктәбе коллективы, Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә һәйкәл янында искә алу митингы үткәрделәр. Митингта мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы бу көннең мөһимлеге турында сөйләделәр. Тарих укытучысы Газизуллин Р.А. Бөек Ватан сугышы корбаннары , вакыйгалары турында мәгълүмат бирде.
Бу митинг вакытында обелискка чәчәкләр куелды. Әлеге чара Бөек ватан сугышында үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Субаш авыл китапханәсендә Хәтер көне уңаеннан «Хәтер белән без мәңгелек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәчеләр шулай ук Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта да катнаштылар.
Рәсемдә балалар үзләренең балачакларын кояшлы, аяз күкле һәм әти-әни янәшәсендә итеп тасвирладылар. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көнне билгеләп үтелә.
22 июнь иртәсендә батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды , якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алынды, район үзәгендәге монументка чәчәкләр куелды. Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.
Бөек Ватан сугышы башлануга да җитмеш дүрт ел вакыт узды. Әмма сугыш китергән ачы газап һәм хәсрәт, халыкыбызның тиңдәшсез батырлыгы безнең хәтеребездә мәңге яшәр. Җиңүгә юл озын һәм авыр булган... Сугышның һәр көне кан һәм үлем, кайгы һәм ачы югалту, зур һәм кечкенә җиңү шатлыгы белән истә калыр. Ләкин иң куркыныч,иң карангы көннер җәй аеның кояшлы 22 июнь иртәсендә башлана. Ел саен бу көнне илебез Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән.
Бүген Үзәк балалар бакчасы балалары тәрбиячеләре белән сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсияга бардылар. Фронтта һәлак булган авылдашларны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр бәйләме куйдылар. Балаларыбызга Ватанга мәхәббәт хисе, ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, тынычлык сөече шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү безнең өчен төп бурыч.
Яшь китап укучылар В.Козловның “Пашкин самолет” һәм Дети – герои Великой Отечественной Войны дигән китаплар белән таныштылар.