7 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә укытучылар белән берлектә «Звенит он, Пушкинский родник!» дип аталган Пушкин укулары үткәрелде. Монда А.С.Пушкинның татар һәм рус телендәге шигырьләре укылды.
4 июнь көнне Айдар авылында да Сабантуе уздырылды. Әлеге милли бәйрәмне уздыруда Айдар авылы китапханәчесе дә актив катнашты.
Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче Сахабиев Камил , Сахабиев Хабил, өстәмә белем бирү педагогы Сахабева Л.З. җитәкчелегендә, XXI район балалар һәм яшүсмерләр бәйгесе «Алтын каләм”дә катнаштылар. Укучыларның иҗатларын уңай бәяләп, “Олимп” яшьләр үзәге аларны “исемле” сәгать һәм грамота белән бүләкләде.
4 июнь көнне Шәтке Сабантуе бик күп халыкны үзенә җыйды, һәркемгә дә күңелләрдә калырлык матур мизгеллэр бүләк итте. Сабантуйны "Ләйсән" җыр - бию ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Мәйданда ООО "Агролак" хуҗалыгының алдынгылары бүләкләнде. Бүләкләүдән соң, төрле спорт уеннары, татарча көрәш башланып китте. Һәркем дә милли уенннарда, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка кабып чабу, аркан тартышу, кул көрәше, авыш баганага, туры баганага менү, чүлмәк вату кебек уеннарда катнаша алды. Әлеге уеннар Шәтке Сабантуенда оештырылды.
Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды. 5 июнь көнне район үзәге Теләчедә сабантуй бәйрәме үтте. Әлеге сабантуйларда Урта Мишә авылы китапханәчесе дә читтә калмады, бәйрәмдә катнашты.
6нчы июнь көнне Баландыш төп мәктәбендә, гадәттәгечә, “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Анда 20 укучы ял итә. Алар белән 3 әйдаман тәрбия эшләре алып бара. Лагерьдә төрле яшьтәге балалар булуга карамастан, чаралар мавыктыргыч итеп үткәрелә. 9 ай укыганнан соң, ял итү һәр укучы күңеленә хуш килә.
Чарада укучылар шагыйрьнең биографиясен сөйләделәр, әкиятлэр буенча геройларны туры китерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр.
Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г. үткәргән чарада мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Чараның максаты: балаларда балачактан ук ана теленең бөек Тукай иҗат иткән тел икәнлегенә һәм Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту. Шул уңайдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен яттан сөйләделәр, яраткан язучыларыбызның хикәяләрен, мәсәлләрен укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, төрле уеннар уйнадылар, үзләренең иң самими чаклары - балачаклары белән уртаклаштылар.
Бу бәйрәмдә татарча көрәш, катыктан акча алу, чүлмәк вату, авыш колгага менү һәм башка төрле уеннар үткәрелде. Сабантуй кунаклары спорт уеннары белән беррәттән узешчән һәм районыбыз артистлары чыгышларын да бик яратып карадылар. Көне буе җыр-бию, уен-көлке тынмады, табигать тә авыл халкын узенең кояшлы, аяз көне белән сөендерде.